Казак ансамбле Спас интернат-йортында яшәүчеләрдә кунакта

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. 4 октябрьдә учреждение үз ишекләрен яңа кунаклар – «Любо» казак ансамбле өчен ачты.

Ансамбльдә катнашучылар өлкәннәрне үзләренең моңлы тавышлары һәм баян моңына дәртле җырлары белән сөендерделәр. Артистлар үзләренең күпкырлы репертуарындагы иң яхшы номерлардан торган программа тәкъдим иттеләр.

Яңа коронавирус йогышы белән бәйле хәл аркасында концерт урам мәйданчыгында узды. Әмма бу социаль хезмәтләр алучыларга артистларның музыкаль номерларын карарга һәм вакытны яхшы үткәрергә комачауламады. Өлкәннәр рәхәтләнеп җырладылар һәм һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

«Любо» ансамбленең килүе интернат-йортта яшәүчеләргә яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International