4 октябрь көнне Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Әби базы» дигән акция уздырдылар.
Белгечләр үз карамагындагыларга яшелчә җыярга һәм алардан кышка банкалар ябырга булыштылар. Еллар буе тикшерелгән рецептларны хезмәт күрсәтүчеләр үзләре тәкъдим итте. Бергә эшләү нәтиҗәсендә өлкәннәрнең базлары тиз арада яңа банкалар белән тулыланды.
Акциядә 16 социаль хезмәткәр катнашты. Алар кышка яшелчә консервлауда 96 кешегә ярдәм күрсәттеләр.
«Кыш көне бу тәм-томнар өлкәннәрне витаминнар белән сөендерәчәк һәм кадерле әби-бабайларыбызны җылытачак, чөнки без аларны чын күңелдән ясадык», – диләр социаль хезмәткәрләр. Өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм социаль хезмәткәрләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.