Югары Ослан районында «Чиста ишегалды, уңайлы йорт» акциясе узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм социаль хезмәт алучыларга өй җыештыруда һәм йорт янын чистартуда булышу максатыннан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Чиста ишегалды, уңайлы йорт» акциясе үткәрде.

Акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре зур эш башкардылар: Югары Ослан районында яшәүче өлкәннәр йортларында тәрәзәләр, люстралар, җиһазлар юдылар. Шәхси секторда яшәүчеләргә социаль тармак хезмәткәрләре өй яны участокларын җыештыруда булыштылар.

Өлкән кешеләр ярдәмне һәрвакыт шатланып кабул итәләр, социаль хезмәткәрләргә күрсәткән игътибар һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International