«Ветеран янәшәдә яши» социаль проекты кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре шефлыкка алынган хезмәт һәм сугыш ветераны Рәисә Сергеевна Горшенина янына бардылар.
Рәисә Сергеевна 1934 елда туган. Сугыш вакытында ул олы абыйлары һәм сеңелләре белән колхоз кырларында хезмәт куя. Сугыш тәмамланганнан соң, Р. С. Горшенина рус теле укытучысына укый, 52 ел мәктәптә эшли, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Өлкәннәр декадасы кысаларында тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Рәисә Сергеевнаны Укытучылар көне белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, актив озын гомер теләделәр. Бөгелмә районында яшәүче ханымга «Моя газета. Татарстан» социаль мәгълүмати-аналитик атналык гәҗитенә язылу бүләк ителәр.