«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр балалар иҗаты үзәгендә булдылар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Кичә, 5 октябрь көнне, Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә булдылар.

Үзәктә 13 уку сыйныфы, актлар залы, остаханәләр бар. Учреждение территориясендә күп функцияле мәйданчык, мини-футбол кыры, спортның көч төрләре өчен кортлар урнаштырылган.

Ачык ишекләр көне кысаларында тәрбияләнүчеләр төрле түгәрәкләр белән таныштылар, укытучылар белән аралаштылар һәм түбәндәге юнәлешләр буенча сынау дәресләрендә булдылар: модельләштерү, фрезер / токарь эшләре, робоквант; лазер технологияләре, ландшафт дизайны, «ART play» декор студиясе. Сынап карау дәресләре балаларга юнәлешләр белән танышырга ярдәм итте һәм алар түгәрәкләргә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International