Халыкара өлкәннәр көнендә Чистай шәһәренең «Восток» мәдәни-ял үзәге базасында бәйрәм программасы узды. Чара кысаларында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты осталарының иҗади эшләрен күргәзмәдә тәрбияче Людмила Җамалетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Альбина Сираева тәкъдим итте. Төрле техникаларда башкарылган эшләнмәләр, оригиналь композицияләр, чигелгән картиналар – интернат-йорт карамагындагыларның эшләре күргәзмә кунакларын шатландырды.
Чарада актив катнашучылар өчен джут филигране буенча мастер-класс тәкъдим ителде.
