Министрлык 2021 елга максатлар һәм бурычлар формалашуны башлап җибәрү турында игълан итә

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 нче елга Министрлык максатлары һәм бурычларын ачык формалаштыруга старт бирә. Экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2020 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.

Ел ахырына кадәр экспертлар татарстанлылар белән бергә 2021 елга ведомство эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Килеп ирешкән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн тавыш бирүгә чыгарылачак. Республика халкы тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алга таба ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киләсе елга биштән алып җидегә кадәр өстенле бурычы билгеләнәчәк. 2021 елга хакимият органнарының куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм индикаторларны үтәү буенча мәҗбүри хисап тоту каралган.

Узган ел ачык онлайн тавыш бирүгә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы тарафыннан сайланган 16 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә: хезмәт мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләренә кагыла. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 429 кеше тавыш бирде, алар ведомство эшенең иң мөһим якларын билгеләүгә үз өлешләрен керттеләр.

ТР Хезмәт министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләре белән ведомство сайтында танышырга мөмкин: Эшчәнлек >> Максат һәм бурычларны гавами формалаштыру (https://mtsz.tatarstan.ru/publichnoe-formirovanie-tseley-i-zadach.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International