Өлкәннәр декадасы кысаларында республиканың Биектау районында ел саен үткәрелә торган «Туган як» акциясе узды. Авыл җирлекләре башлыклары Саба, Спас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Азнакай, Нурлат, Лениногорск, Арча районнарының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларына барып кайттылар, анда аларның 10 якташы яши.
Акцияне үткәрүдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ярдәм итте.
Чара кысаларында барлык өлкән кешеләр дә бүләк җыелмалары алдылар.