Татарстанда өлкәннәр декадасы башланды

2020 елның 2 октябре, җомга

1 октябрьдә республикада өлкәннәр декадасына старт бирелде. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Министрлык карамагындагы барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, акцияләр, күргәзмәләр һәм концертлар уза.

Әйтик, Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Алтын яшьне данлыйбыз» акциясендә катнаштылар. Көзге чәчәк бәйләмнәре һәм зур булмаган бүләкләр белән алар өлкән яшьтәге кешеләргә бардылар һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелек теләделәр.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ветераннарны котла» дигән акция узды. Балалар бәйрәмгә видеокотлау әзерләделәр, кайнар әйбер өчен тоткычлар тектеләр, куна такталары әзерләделәр. Ветераннарга бүләкләрне өйләренә китереп бирделәр.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар әби-бабайларын концерт программасы белән котладылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан «Эврика» мәдәни үзәге иҗат коллективының бәйрәм концерты булып узды. Социаль хезмәт алучылар кунакларны көчле алкышлар белән каршы алды. Әлеге чарада 24 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International