Өлкәннәр декадасы кысаларында Апас муниципаль районында «Сиделкалар» хезмәтен алучылар янына бардылар.
Өлкән яшьтәге инвалидлардан сиделкалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты, урын өстендәге инвалидларның проблемалары, медицина хезмәте күрсәтү белән кызыксындылар. Шулай ук социаль тармак белгечләре сиделкалар һәм авыруларның туганнары белән дә очраштылар. Караучыларның намуслы эше һәм инвалидларның аларны карауларыннан канәгать булулары билгеләп үтелде.