Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Аңын югалткан кешегә табибка кадәр ярдәм күрсәтү» дигән темага дәрес уздырылды.
Палата шәфкать туташы Идалия Сәрварова катнашучыларга беренче ярдәм күрсәтү өчен үткәрелергә тиешле чаралар турында, мондый хәлләрне булдырмау һәм профилактикалау турында сөйләде.
Лекция ахырында барлык теләүчеләр дә белешмәлек алдылар. Дәрестә барлыгы 15 кеше катнашты.