«Яңарыш» үзәгендә балаларны яхшы манераларга өйрәтәләр

2020 елның 2 октябре, җомга

29 нчы сентябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча танып-белү дәресе узды.

Дәрес балаларда әхлакый нормаларны һәм төшенчәләрне дөрес аңлауны үстерүгә, «этикет» төшенчәсе турында белемнәрне системалаштыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән иде.

Чара кысаларында балалар викторинада катнаштылар, «Этикет кагыйдәләре» дигән презентация карадылар, уен формасында өстәл әзерләү һәм кунакларны каршы алу тәртибен өйрәнделәр.

Мондый чаралар яхшы манералар тәрбияләүгә, җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту өчен кирәкле тәҗрибә туплауга һәм нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә үз-үзеңне тота белүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International