Татарстан белгечләренә мигрантларны Канада системасы буенча адаптацияләү алымнарын тәкъдим иттеләр

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
 
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының утырышлар залында Оттаваның иммигрантларын социаль тәэмин итү Оешмасы программалары Директоры (OCISO) Уали Фарах һәм РФдә Канада илчелегенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Елега Гайсина белән очрашу булып узды.
Чара барышында кунаклар Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләренә һәм республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренең җитәкчеләренә “Мигрантларны адаптацияләү” темасы буенча лекция укыдылар. Шуны ассызыклау мөһим: бу очрашуда Татарстан белгечләренә мигрантларны уңышлы адаптацияләүнең икеяклы системасы тәкъдим ителде. Ул исә социаль һәм мәдәни адаптацияләү процедурасында мигрантларның гына түгел, республика халкының да актив катнашуыннан гыйбарәт икән. Әлеге эш алымын гамәлдә куллануны Канада мисалында аңлатып үтү әлеге чараның төп мизгелләренең берсе булды.
Чит ил кунаклары үзләре тәкъдим иткән юнәлеш буенча волонтерлар белән эшләү серләренә дә төшендерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International