Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 26 феврале, сишәмбе

Иртәгә Химиклар мәдәният сараенда шәһәркүләм  вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу көнне эшсез булган һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга шәһәрнең 59 оешмасы тарафыннан 3000 нән артык вакансия тәкъдим ителәчәк. Бу оешмалар арасында КОКБ «Союз» ААҖ,  «МКДЦ» , «Казаньоргсинтез» ААҖ,  «Татмедиа» ААҖ  Филиалы   «Идел-пресс» һ.б. бар. Шулай ук Универсиада вакытында эшләү өчен социаль һәм азык-төлек предприятеләре тарафыннан вакансияләр дә тәкъдим итәчәкләр. Эш эзләүчеләргә  "Работа сегодня" һәм "Работа для Вас", "Срочные вакансии" газеталары да   ярдәмгә киләчәк.

Бүгенге көндә Казанның вакансияләр банкында 18 мең ачык вакансия бар. Алар хакында мәгълүмат мәгълүмат стендларында һәм эш эзләү өчен инфоматларда да урнаштырылачак.

Ярминкәгә килүче һәркем   күчмә эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлешен билгели һәм хезмәт, мәшгульлек, кабат уку, һөнәри белем алу, эш урыны турында да тулы мәгълүмат таба алачак.

Ярминкә 10 нан 14 сәгатькә кадәр эшләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International