27 нче февральдә «Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының комиссия утырышы булачак. Конкурс социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын тагын да арттыру һәм аларның алдынгы эш алымнарын һәм ысулларын тәкъдим итү максатларыннан чыгып уздырыла.
Бу көнне 20 номинация буенча республиканың иң яхшы психолог, социаль педагог, реабилитологларын һәм башка төр белгечләрен сайлап алачаклар. Шуны әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә социаль тәэмин итү учреждениесендә 10 елдан да ким эшләмәгән хезмәткәрләр генә катнаша ала.
Республика конкурсында җиңү яулаучыларның эшләре «Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының үзәк комиссиясенә җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу бәйгедә татарстанлыларның инде берничә тапкыр уңышка ирешкәне бар. Мисал өчен, узган ел “Социаль тәэмин итү учреждениесенең инвалидларны тернәкләндерү буенча иң яхшы белгече” дип Лаеш мөмкинлеләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы буенча инстуктор булып хезмәт куючы Дмитрий Белоусов танылган иде.