Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 15нче февральдән 22 сенә чаклы республикада 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 19 көнне Арча районында урнашкан “Монолит” ҖЧҖдә була. Вак таш бушаткан вакытта экскаватор машинисты кувалда белән люкны суга башлаган. Нәтиҗәдә, люк аның башына килеп төшә.
Казанда 3 авыр җәрәхәт очрагы була. Беренчесе 15 нче февральдә Вахитов районында урнашкан “Фоворит СТ” ҖЧҖдә теркәлгән. Журналистлар урамындагы административ бинаны төзелеш чүп-чарыннан чистарткан вакытта бетончы 2 нче каттан егылып төшә һәм бот сөяген сындыра.
Икенче очрак бер көн соңрак теркәлгән. Авиатөзелеш районындагы “Казан силикат дивар материаллары заводы”нда эшләүче дежур электромонтер каравыл бүлмәсендә баш җәрәхәте белән табып алына.
Өченче бәхетсезлек очрагы исә 18 нче февраль көнне “Горбунов исемендәге КАПО” ҖЧҖдә була. Биредә электромонтерның 18 яшьлек укучысы зыян күрә. Авиация көллиятендә белем алучы бу егет кул юган вакытта үзен начар хис итә һәм кинәт егылып, башын бик нык бәрә. Нәтиҗәдә, аның баш мие тетри.
Әлеге вакыт аралыгында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзер барлык очраклар буенча да тикшерү бара.