«Астра» үзәгендә тернәкләнүчеләр көзге буяулар эзли

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

22 сентябрь көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без ничек көз буяулары эзләдек» дигән уен дәресе узды.

Чараның максаты – балаларның табигать һәм ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту. Дәрес башында балалар табигать турында табышмаклар чиштеләр, көз турында рәсемнәр карадылар, тәрбиячеләр алар белән ел фасыллары турында әңгәмә үткәрде. Аннан соң балалар иҗади эшкә кереште. Әти-әниләре белән бергә алар көзге төсләр ясадылар, үз фантазияләрен күрсәттеләр. Балалар эшләреннән иҗади күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International