«Өмет» приютында балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Социаль приют шартларында балаларга экологик тәрбия бирү» программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ф. М. Солтанова «Табигать – безнең уртак йортыбыз» дигән дәрес үткәрде. Чарада кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты.

Тәрбияче балаларны Кызыл китап, экологик транспорт төрләре белән таныштырды. Балалар «Тере һәм тере булмаган табигать» дигән хәрәкәтле уен уйнадылар, «Агачларга ярдәм итик» дигән тема буенча биремнәр үтәделәр. Тәкъдим ителгән уеннар һәм биремнәр ярдәмендә балалар табигатьне бары тик кеше генә коткара ала дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International