«Шәфкать» үзәге психологы балаларны үпкәләре белән эшләргә өйрәтә

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

18 сентябрь көнне «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова мәктәп укучылары белән «Үпкә белән эш» дигән темага дәрес үткәрде. Чара Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Дәреснең максатлары: үпкәләрне кичерү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру, «үпкә», «явызлык» төшенчәләрен һәм аларның кеше организмына тискәре йогынты ясавын ачыклау, балигъ булмаганнарны үпкәне кичерү ысуллары белән таныштыру, үз-үзеңне җайга салу күнекмәләренә өйрәтү.

Тренинг элементлары белән чара барышында балалар үпкәләрне анализлауга юнәлдерелгән практик күнегүләр ясадылар, бу исә аларга проблемага икенче яктан карарга мөмкинлек бирде.

Чарада төрле категория гаиләләреннән 25 балигъ булмаган бала, шул исәптән 2 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International