«Гармония» үзәге карамагындагы яшьләрне «нейрографика» төшенчәсе белән таныштыралар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Шакирова «Нейрографика» темасына тренинг дәресе үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы балалар катнашты.

Дәрес балаларны «нейрографика» төшенчәсе белән таныштыруга, аларның эмоциональ торышын гармонияләштерүгә, иҗади потенциалларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде.

Тренинг дәрес «Нейрография» арт-терапия техникасы белән танышудан башланды. Белгеч яшүсмерләргә әлеге терапияне нинди максат белән кулланулары һәм бу техниканы тормышта кулланганнан соң нинди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы турында сөйләде. Дәрес вакытында балалар иҗат атмосферасына чумдылар. Һәр бала үзенең шәхси һәм кабатланмас сәнгать әсәрен иҗат итте.

Чара дискуссия һәм балаларның кызыксындырган сорауларына җаваплар алулары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International