ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Веста» үзәге балалар өчен дәрес оештырды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районының 5 нче социаль участогында «ТАССРның алтын гасыры» дигән темага төркемле дәрес узды. 12 балигъ булмаган бала катнашында чараны «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб үткәрде.

Дәреснең максаты татар халкының мәдәнияте белән кызыксыну уяту иде. Социаль эш буенча белгеч һәм балалар республика төзелү, тарихи вакыйгалар, истәлекле урыннар, татар халкының гореф-гадәтләре, милли кием-салым турында сөйләштеләр. Ольга Луб катнашучыларга үзләренең уникаль түбәтәйләрен яки калфагын ясарга тәкъдим итте. Балаларның һәр эше үзенчә кызыклы һәм матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International