Җылылык өчен максатчан субсидияләр алучылар игътибарына

2013 елның 22 феврале, җомга
2012 нче елның сентябреннән башлап билгеләнгән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артуны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән максатчан субсидияне юллау максатыннан, субсидия алучы гражданнар кабул итү пунктларына чакырылган иде. Ул пунктларның адреслары, килү вакыты, субсидияне юллау өчен кирәкле документлар исемлеге хакында мәгълүмат һәрбер гаиләгә килүче счет-фактураның кире ягында җентекләп шәрехләнде.
Әгәр сез 2012 нче елның 1 нче сентябреннән җылылыкка субсидия алмыйсыз (гомумән, аны юллау өчен мөрәҗәгать итмәгәнсез) икән, сезнең счет-фактурагызда кабул итү пунктлары һәм килү вакыты турында мәгълүмат урнаштырылмый.
Сез, әлеге субсидияне рәсмиләштерергә теләсәгез, үзегезнең даими яшәү урыны буенча җирле социаль яклау органына, сезгә уңайлы булган вакытта мөрәҗәгать итә аласыз.
Түбәндә социаль яклау органнарының адреслары бирелгән.
Казан шәһәре:
-         Авиатөзелеш районы – Тимирязев урамы, 8 йорт. ( тел.570-06-31,571-63-71,570-79-00)
-         Вахитов районы – Вишневский урамы, 10. (тел.238-10-54)
-         Киров районы – Галимҗан Баруди ур., 5. ( тел. 554-64-69)
-         Мәскәү районы – Блюхер урамы, 81 нче йорт ( тел. 544-92-17,554-89-74,544-89-54)
-         Яңа Савин районы – Ямашев проспекты, 37. ( тел. 523-56-08, 523-74-86, 523-67-90)
-         Идел буе районы – Р.Зорге ур., 39 йорт. ( тел.224-32-05, 224-04-20, 224-30-61)
-         Совет районы – Гадел Кутуй ур., 33.( тел.272-51-79,272-16-72)
                                      Кайбицкая ур., 3 йорт. ( тел. 263-90-60,262-93-66)
 
Зәй шәһәре – Рафыйков урамы, 10 йорт. ( тел.3-57-19, 7-10-46,7-02-64)
 
 
Түбән Кама – Тынычлык проспекты, 60. (тел. 45-43-17, 45-43-19, 45-47-71, 45-35-02)
 
Яр Чаллы – Гидротөзүчеләр, 14. (4/2/2) Филиал №1 РЦМП ( тел. 39-88-84, 47-46-53, 71-49-37, 71-47-02)
                   Кояшлы б-ры, 6 йорт. (17/11) Филиал №1 РЦМП (тел.39-88-88, 47-46-53)
 
Урыссу шәһәр тибындагы поселогы – Пушкин урамы, 105. ( тел. 2-82-91).                         
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International