Биш көнлек эш атнасында 2013 нче елның 23 һәм 24 февраль көннәре ял көне булачак

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 24 февраль   эшләми торган ял көннәре булып исәпләнә. 

 Хезмәт Кодексының югарыда әйтеп кителгән маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн ял көненә туры килгән очракта, ял көне эшсез бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә.

2013 нче елда 23 нче февраль - эшләми торган бәйрәм көн шимбәгә туры килә, шуңа күрә шимбә өчен булган ял көн 25 нче февральгә күчерелә.

Әмма шул ук вакытта,   РФ Хөкүмәтенең 15 нче октябрьдән "2013 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы  №1048 нче карарына нигезләнеп, 25 нче февраль - дүшәмбе  ялы 10 май җомгасына күчерелә.

Шулай итеп, 2013 нче елда 23 һәм 24 февраль  көннәре ял көннәре, ә 25 - эш көне булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International