Бүген «Яр Чаллы шәһәрендә иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында» дигән күчмә республика ведомствоара киңәшмәсе узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Киңәшмә эшендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Министрлыкның инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мусабирова, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге директоры урынбасары Ирина Чигарова, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар белгече-реабилитологы Дарья Нефедьева, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айгөл Борһанова катнашты.
Чара кысаларында Юлия Абдреева инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча иң яхшы эш нәтиҗәләре өчен дипломнар тапшырды. Аларны «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Илгиз Миникаев, Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова, «Ышаныч» комплекслы үзәге директоры Эльвира Мифтахова һәм «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Ивахина алдылар.