15 нче сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры С. В. Гататдинова «ВБ Восток» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Яңа Тура» технополисы территориясендә урнашкан «Wildberries» компаниясенең склад комплексы территориясендә узды.
Чара барышында кадрлар хезмәте вәкилләре оешмадагы эш шартлары, хезмәт хакы, эш режимы һәм характеры, хезмәткәрләргә социаль гарантияләр турында сөйләделәр. Хезмәткәрләрне сайлау буенча үзара ярдәмләшү, шул исәптән якын арада махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсен үткәрү турында килешү ирешелде.