16 нчы сентябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча «Мәрхәмәтле балачак дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы «Игелек дәресләре» дигән чара үткәрде.
Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән җиде бала катнашты. Яшүсмерләргә «Ванька-встанька», «Обзывалки», «Пар чыгару» күнегүләре тәкъдим ителде. Шулай ук балалар үзләренең ачуларын мөмкин булган формада күрсәтергә өйрәнделәр.
Психоэмоциональ киеренкелекне бетерү максатыннан дәрес ахырында яшүсмерләргә «Эмоцияләрең белән ничек идарә итәргә?» дигән белешмәлекләр таратылды.