«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен мавыктыргыч дәрес үткәрелде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен компьютер классында чара үткәрде. Ул кызыклы вакыйга – смайликның туган көненә багышланган иде.

Чараның максаты – гражданнарның компьютер грамоталылыгын арттыру һәм Paint программасында эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны электрон символның туган көне белән таныштырды, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, бу сүз елмаю дигәнне аңлата, дип сөйләде.

Катнашучылар төрле уеннар уйнадылар, биремнәр үтәделәр. Paint программасында алар смайликлар ясадылар һәм бизәделәр.

Чарада барлыгы 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International