Быел «Күңелләре белән яшь» Бөтенроссия грант конкурсы ике юнәлештә үткәрелә: «Волонтерлык үзәкләре» һәм «Социаль проектлар». Илнең 85 төбәгеннән катнашучылар тарафыннан 3 249 инициатива бирелгән.
Конкурсның гомуми грант фонды – 7,5 млн сум.
Конкурс финалына 103 инициатива чыкты. Эксперт җәмәгатьчелеге һәм конкурсны оештыру комитеты әгъзалары каршында проектларны яклау онлайн-форматта узды. Моңа кадәр финалистлар өчен дүрт көнлек онлайн-марафон үткәрелде, анда алар чыгыш ясарга ничек әзерләнергә һәм үз проектларын тәкъдир итәргә кирәклеген белделәр.
Бөтенроссия конкурсы финалистлары арасында Казан кешесе дә бар. Җиңү волонтеры Хрия Усман кызы Халитова «Үзе генә түгел» проекты белән бүләк өчен көрәшәчәк, аның максаты – ялгыз яшәүче һәм аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү.
«Ялгызлыктан да начаррак нәрсә юк. Ул – үзеңне кирәкми торган итеп хис итү, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашмау. Картлыкта ялгызлык – проблема, аны төзәтергә мөмкин һәм кирәк тә. Без ялгыз яшәүче һәм аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең уңай якка үзгәрешләрен мөмкин кадәр тизрәк тоярга тиеш. Кечкенә могҗиза ясау һәм ялгыз кешегә үз җылыңның бер өлешен бүләк итү безнең көчебездә», – дип саный Хрия Усмановна.
Әлеге мәсьәләләрне волонтерлар командасына хәл итәргә кирәк булачак.
.jpeg)