«Здравушка»да терроризмга каршы тематикага рәсем конкурсы үткәрелде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Террорга – юк дип әйтик» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

Үзәк карамагындагылар, фантазияләрен күрсәтеп, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору темасына төрле рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы эшләр учреждение стеналарын бизәде. Конкурска йомгак ясаганнан соң, тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре терроризмга каршы айлыкка багышланган мәгълүмат стенды әзерләделәр.

Үткәрелгән чаралар үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә һәм уяулыкны арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International