«Исток-Башлангыч» үзәгендә яшүсмерләр арасында суицидларны кисәтү буенча эш алып барыла

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ничек матур бу дөнья, кара!» темасына балалар рәсемнәре конкурсы булды. Аны социаль педагог Гөлнара Пряничникова үткәрде.

Конкурс суицидны профилактикалауга, балигъ булмаганнар арасында тормышка чыдам позиция формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Иҗади чарада социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы гаиләләрдәге 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды, шулай ук видеоколлаж ясадылар. Конкурска йомгак ясаганнан соң, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International