Шушы көннәрдә «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Игелек хатлары» дип исемләнгән чара үткәрде.
Акциядә Әлмәт районының 10 балигъ булмаган баласы катнашты. Алар барысы да бәхет һәм сәламәтлек теләкләре белән игелек хатлары алдылар. Мондый чаралар балаларда тирә-юньгә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләргә тиеш.