Көзге игелек атнасы кысаларында Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шундый исем астында акция үткәрде.
Атна дәвамында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр күп балалы биш гаилә өчен кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, савыт-саба, азык-төлек җыйдылар. Барлык җыелган әйберләр адресатларга тапшырылды.
Әлмәттә «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлык хәрәкәте әйберләр кабул итә һәм тарата. Мохтаҗ булган һәм ярдәм итергә теләгән гражданнар Гафиятуллин урамы, 28б йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.