Ел ахырына кадәр Әлмәт районының 600дән артык өлкән яшьтәге кешесен медучреждениеләргә китерергә планлаштыралар

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

1 сентябрьдән Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район медицина оешмаларына илтүне яңадан башлап җибәрде.

Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Өлкәннәрне медицина оешмаларына китерүнең максатлары: өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү, актив озын гомер һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру. Китерү вакытында планлы дәвалау-диагностика чаралары гамәлгә ашырыла: диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, диспансер күзәтүе, медицина һәм скрининг тикшерүләре, авыру буенча мөрәҗәгатьләр, планлы госпитальләштерү.

2019 елда Әлмәт районының медицина оешмаларына 712 өлкән яшьтәге кеше китерелде. Ел ахырына кадәр диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре үткәрү өчен 608 өлкән кешене китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International