«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбе эшли. Чираттагы дәрес «Мөмкинлекләре чикле һәм башка кешенең ярдәменә мохтаҗ кеше гигиенасы» темасына багышланган иде.
«Гигиена һәр кешенең, бигрәк тә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешенең тормыш эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Шәхси гигиена таләпләрен бозу сәламәтлеккә зыян китерә һәм күп кенә авыруларга китерергә мөмкин», – дип сөйләделәр чарада катнашучыларга. Дәресне биш караучы тыңлады.
Карау мәктәбендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гомуми тәрбияләү буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр алырга мөмкин. Бушлай укуларны районның барлык халкы да уза ала. Моның өчен Әлмәт шәһәре, К. Цеткин урамы, 54А йорт, 202нче кабинет адресы буенча яки 8 (8553) 43-91-88 телефоны буенча «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.