«Игелек атнасы» акциясе кысаларында 13 сентябрь көнне Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сукбай хайваннар өчен приютта булдылар.
Волонтерлар һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән сукбай хайваннарны ашату өчен алты пакет җыелды, аларда макарон әйберләре, ярмалар, сөяк һәм ит калдыклары бар иде. Бу пакетларның барысы да «Өйгә юл» сукбай хайваннарга ярдәм фондына тапшырылды.
Үткәрелгән акция хайваннарга карата гуманлы, җаваплы карашны пропагандалауга юнәлтелгән.
.jpeg)