Кичә кулинария мәктәбе дәресләре кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар винегрет әзерләделәр.
Чара яшелчә турында белемнәрне һәм аларны әзерләү ысулларын, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен, кухняда эшләү вакытында куркынычсызлык техникасын белүне ныгытырга ярдәм итте.
Салат әзерләү процессы интернат-йорт карамагындагыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде, ә барлык яшелчәләрне дә үзләре үстерүләрен аңлау горурлык уятты.