Татарстанлыларны «А дан Я га кадәр инклюзив бию» проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 7 сентябреннән 20 декабренә кадәр «Одухотворение» социомәдәни анимация үзәге масштаблы бөтенроссия онлайн-проекты уздыра – «А дан Я га кадәр инклюзив бию» дигән белем бирү курсы.

Чарада барлык теләүчеләр дә катнаша һәм инклюзив бию һәм социомәдәни анимация буенча Россиянең һәм халыкара экспертларыннан уникаль белем ала ала. Уку курсының авторлары – практик педагоглар, биетүчеләр, психологлар, социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм инклюзив сәнгать өлкәсендә эшләүче белгечләр.

Дәресләрдә катнашу бушлай һәм теркәлгән катнашучылар өчен генә.

Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Проект турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://inclusive-dance.ru/ru/media-id/novosti/904-inklyuzivnyj-tanets-ot-a-do-ya-zapis-na-unikal-nyj-obuchayushchij-kurs-otkryta.html.

Элемтә өчен мәгълүмат:

е-mail: info@inclusive-dance.ru,

тел.: +7 (499) 755-61-43, +7 (926) 447-82-92.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International