Бүген социаль яклау идарәләре (бүлекләре) башлыклары, мәшгульлек үзәкләре директорлары, Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган атналык киңәшмәдә Эльмира Зарипова инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы эш нәтиҗәләре өчен бүләкләр тапшырды.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры кулыннан дипломнарны «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ольга Гончарова һәм Казан психоневрология интернаты директоры урынбасары Айрат Әхмәтов алдылар.
