Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Аек яшәү – бик шәп!» дигән дәрес узды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чарада зур яшьтәге социаль хезмәт алучылар катнашты. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова катнашучыларга Бөтенроссия аеклык көне барлыкка килү тарихы, алкоголь куллануның кеше сәламәтлегенә тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук катнашучыларга тематик видеороликлар күрсәтелде һәм белешмәлекләр тапшырылды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Н. В. Савайтан «Аеклык – уртак эш» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Балалар беренче тапкыр аеклык көненең 1913 елда узуын һәм бу көнне теләсә нинди хәмер сату тыелуын белделәр. Тәрбияче белән бергә балалар зарарлы гадәтләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
13 сентябрь көнне 14 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Балачактан – бер тамчы да спиртлы эчемлексез!» лозунгы астында акция үткәрде. Акция барышында белгеч урамда узучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга үгетләде, кибетләрдә сатучыларга балаларга тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сату тыелган булу турында искәртте. Барлык катнашучыларга да «Куркыныч эчемлекләр» буклетлары таратылды, аларда алкоголь һәм энергетик эчемлекләрнең зыяны турында мәгълүмат тупланган.