Югары Ослан интернат-йортының кулинария мәктәбендә файдалы салат әзерләделәр

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күп кенә социаль-тернәкләндерү технологияләре тормышка ашырыла. Социаль хезмәт алучылар аеруча яратканы – «Кулинария мәктәбе» технологиясе.

Бүген интернат-йортта «Диңгез крабы» салатын әзерләү буенча мастер-класс узды. Пешекчеләр ролендә учреждениедә яшәүче ир-атлар иде. Алар бик теләп кирәкле ингредиентларны турадылар, салатны яшеллек белән бизәделәр. Файдалы һәм туклыклы салат белән пешекче ир-атлар интернат-йортта яшәүчеләрне сыйладылар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый дәресләр өлкәннәргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә, өй җылысы тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International