Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова һәм тәрбияче Галина Рогова табигать материалларыннан, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән «Көзге мотивлар» дигән темага иҗади эшләнмәләр конкурс-фестивале оештырды.
Конкурска үз эшләрен социаль хезмәт алучы барлык теләүчеләр дә тәкъдим итә алды. Биремне үтәүгә алар бик теләп һәм зур энтузиазм белән керештеләр. Нәтиҗәдә, яшәүчеләрнең чиксез фантазиясе ярдәме белән, интернат-йортта үзенчәлекле һәм матур көзге эшләнмәләр барлыкка килде.
Мондый чаралар өлкәннәрнең һәм инвалидларның иҗади фикерләвен активлаштыра, коллективны берләштерә.