Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле эшләр атнасы» акциясе кысаларында «Көзге комплимент көне» дигән акция узды.
Чарада 19 социаль хезмәткәр һәм 114 социаль хезмәт алучылар катнашты. Бу көн өлкәннәр өчен кечкенә бәйрәм булды, алар бик күп игелекле һәм ихлас сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр. Акция ялгыз кешеләрнең йөрәкләрен җылылык һәм шатлык белән тулыландырды.