11 сентябрьдә шәхси эшмәкәр, «Зәй икмәге» ҖЧҖ директоры Анатолий Аркадьевич Шалафаев мохтаҗ гражданнарга спонсорлык ярдәме күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Коронавирус пандемиясе чорында Анатолий Аркадьевич инициатива күрсәтте һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалид балаларга берничә тапкыр иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Рәхмәт хатын Зәй муниципаль районында эш визиты белән булган министр урынбасары Наталья Бутаева тапшырды.