«Чишмә» үзәге хезмәткәрләре өлкәннәргә уңыш җыярга булышалар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Сентябрь аенда Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Уңыш җый!» акциясе башланды. Социаль хезмәткәрләр өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга уңыш җыярга һәм аны киләсе елга кадәр саклап калырга ярдәм итәләр.

Белгечләр шулай ук йорт яны участокларын тәртипкә китерәләр, азык әзерлиләр, социаль хезмәт алучылар кыш буе файдалы итеп туклана алсын өчен, яшелчә һәм җиләк-җимеш консервлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International