Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары 10 сентябрьдә «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Чара катнашучыларны таныштыру һәм төрле ысуллар – тавыш, кул, баш – белән сәламләү белән башланып китте. Чарада катнашучылар нәрсә ул игелек, бүген нинди изге гамәлләр кылулары турында фикер алыштылар. Балалар шулай ук бу темага шигырьләр укыдылар.
Төрле биремнәрне үтәп, «Алтын яшь» отряды активистлары һәм балалар игелекле эшләр башкарырга тырыштылар. Соңыннан барысы да бер-берсенә яхшы нәрсә теләделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр. Өлкәннәр барлык балаларны да кәнфит белән сыйладылар.