11 сентябрь көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Георгий паркы территориясен чистарту буенча экологик акция үткәрелде. «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында чара «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балаларның региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Акциядә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, битараф булмаган шәһәрлеләр һәм 10нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 6 «А» сыйныф укучылары актив катнашты.
Балалар коры таяклар, яфраклар җыйдылар. Эш вакытында алар үзәктә табигый материалдан эшләнмәләр ясар өчен гадәти булмаган ботаклар таптылар. Чарада катнашучылар башкарылган эшләрдән канәгать калдылар.