Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга хәмернең зыяны турында искә төшерә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге 20 социаль хезмәт алучы янына бару оештырды.

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләр «Куркыныч эчемлекләр» темасына әңгәмә үткәрделәр. Чара хәмергә тискәре караш формалаштыруга, өлкән яшьтәге гражданнарның эчкечелек нәтиҗәләре турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International