Иртәгә Түбән Каманың И.Х.Садыков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бу көнне предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре ярминкәгә килүчеләргә 300дән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Машина йөртүче, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, аппаратчы, программист һәм башка белгечлекләргә кирәк булыр дип көтелә.
Чара Тукай урамы, 21 нче йорт адресы буенча үткәрелә.
Башлану вакыты: 15.00.