«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә теркәлгән гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшли башлады.
Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә йорт яны участокларын һәм фатирларны җыештыру, уңыш җыю буенча чаралар үткәрде. Социаль-көнкүреш ярдәме 56 кешегә күрсәтелде. Авыл торак пунктларында обелискларны һәм сугыш ветераннарына куелган мемориалларны төзекләндерәләр.
Хәйрия чараларына районның белем бирү учреждениеләреннән волонтерлар җәлеп ителә.