Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең профессиональ медицина һәм көнкүреш хезмәтенә генә түгел, ә игътибар һәм кайгыртуга да мохтаҗ булуларын яхшы беләләр.
Социаль хезмәт алучыларның тормышын төрлеләндерүнең бер ысулы булып спорт өстәл уеннары тора. Аларны интернат-йортка «Йөрәктән йөрәккә» социаль проектын тормышка ашырган өчен Спас инвалидлар җәмгыяте бүләк итте.
Биредә яшәүчеләр «Кульбутто», «Корнхол», «Новус», «Джаколло» уеннарында бик теләп катнашалар. Уеннар моториканы яхшырта, хәрәкәтләр координациясен, күз үлчәмен үстерә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мондый чаралар уздыру аларның акыл һәм физик мөмкинлекләрен үстерергә генә түгел, ә аралашу даирәсен дә киңәйтергә ярдәм итә.
.jpg)